Пенза өлкәсе Каменский районы Кочалейка татар авылына янгын куркынычы янаган, әмма халык ярдәме белән янгынны сүндерә алганнар, зыян күрүчеләр юк.
Тумышы белән Кочалейка авылыннан – «Сәед Кол Шәриф исемендәге Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен үстерү хәйрия вакыфы» генераль директоры, «Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы Габдеррәүф хәзрәт Забиров «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтүенчә, җирле халык, бизнесменнар, мчс (гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) хезмәткәрләре ярдәме белән янгынны туктатып калганнар.
«Безнең авыл урман уртасында утырып тора. Кырдан ике яклап янгын башлангач, бөтен авыл халкы янгынны туктатырга чыкты. Бер яктан килгән янгынны сүндерделәр, икенче яктан килгән янгын, Аллаһның рәхмәте белән, авыл эченә кермәде, җил икенче яктан булды. МЧС (гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) хезмәткәрләре ситуацияне контрольдә тота. Пенза өлкәсе, Татарстан, Төркиядә, илебездә яшәүче мөселманнар дога кылды, Аллаһы Тәгалә кабул итсен», – дип сөйләде Габдеррәүф хәзрәт Забиров.
Аның әйтүенчә, Кочалейка авылында 800 кеше яши (пропискада күбрәк кеше теркәлгән), 400 йорт бар. «Бу мәсьәлә буенча кичә Бөтендөнья татар конгрессына, Данис Шакировка, Марс Тукаевка, бизнесменнарга, Татарстан Рәисе Аппаратында эшләүче ярдәмчеләргә, Татарстанның Диния идарәсе мөфти-хәзрәтләренә мөрәҗәгать иттек, алар хәбәрдар. Алар да үз өлешләрен кертте, битараф калмадылар, Аллаһы Тәгалә барысыннан да разый булсын», –диде хәзрәт.
- Кочалейка — Казаннан 600 чакрым ераклыкта, ике урман арасында урнашкан татар авылы. Пензаның Каменский районына керә. Кочалейка авылы турында «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина репортажы: Пенза татарларына сәяхәт: Пәрәмәчә, йөз еллык мәчет һәм чегәнгә чыккан Камилә бәете
Свежие комментарии