На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстан Россиянең социаль яктан тотрыклы 10 төбәге арасына керде

Татарстан Россиянең социаль яктан тотрыклы төбәкләре арасына керде. Республика тугызынчы баскычта урнашты, дип яза «Известия» газетасы Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды үткәргән тикшеренүгә сылтама белән.

Рейтингы төзегәндә төбәктәге уртача хезмәт хакы, яшәү минимумы, шулай ук төбәк продукты суммаларының (төбәкләр буенча төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр суммасы) икътисади актив кешеләр санына нисбәте исәпкә алынган.

Соңгы елларда Татарстан, 16нчы урыннан күтәрелеп, үз позицияләрен яхшыртты.

Ямал-Ненец автономияле округы рейтингның беренче баскычында урнашты, Ненец һәм Чукот автономияле округлары икенче урынны бүлеште, Мәскәү өлкәсе өченче урынны алды.

Элегрәк Татарстан кече һәм урта эшкуарлыкны финанслау күләме буенча Россиянең 10 төбәге арасына кергән иде. Республикада гыйнвардан сентябрьгә кадәр бизнеска ярдәм йөзеннән 9,6 миллиард сум акча бүлеп бирелде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх