Россия хәрби хезмәткәрләре Харьков өлкәсендәге Калиново һәм Донецк Халык Республикасындагы Янтарное торак пунктларын контрольгә алган. Бу хакта бүген РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
Моннан тыш, ведомство Украина Кораллы көчләренең Төркиядә җитештерелгән Cobra II бронялы хәрби машинасын югалтуы турында беренче тапкыр хәбәр җиткерде.
Махсус хәрби операция үткәрелә башлаганнан бирле дошман 652 самолет, 283 вертолет, 40132 пилотсыз очкыч һәм 30 меңнән артык махсус хәрби автомобиль техникасын югалткан, дип яза «Татар-информ».
Свежие комментарии