Иртә килгән яз Татарстан урманчылары эшенә төзәтмәләр кертте. Урман культуралары сезоны быел якынча апрельнең беренче декадасында башлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
«Урман культуралары кампаниясенә әзерлек тулы куәттә бара.
Бүгенге көндә урман тармагы белгечләре тупыл чыбыкчаларын әзерли, орлыкларны стратификацияләү өчен салып куя һәм «карны каралау» – кар катламы эрүне тизәйтү һәм туфракта суны саклау максатыннан питомникларның чәчүлек бүлекләре кишәрлекләренә көл сибү эшләрен башкара», – дип хәбәр итте ул.Быел урман фондында урманнарны торгызу эшләре «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» яңа төбәк проекты кысаларында үткәреләчәк.
2025 елдан Россиядә яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлады, алар барлык өлкәләргә дә диярлек кагыла. Быел Татарстанда шуларның уникесе гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Озын һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе», «Пилотсыз авиация системалары». Аларның кысаларында үткәреләчәк чараларга 59 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.
Свежие комментарии