Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Кытай Халык Республикасында башланган «ЭКСПО Кытай – Евразия» Халыкара күргәзмәсеннән фотографияләр күрсәтте. Республика үз стендын оештырган.

Фото: © ТР Рәисе телеграм-каналы
«Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать проектлары белән танышабыз. Узган ел йомгаклары буенча безнең товар әйләнеше ике тапкырга арткан һәм 3 миллиард доллар булган.
ЭКСПОда Татарстан стенды бар. Республика яңа проектлар өчен ачык. Рәхим итегез!» – диелә Татарстан Рәисенең Телеграм-каналындагы хәбәрдә.Алдарак «Татар-информ» Рөстәм Миңнеханов сигезенче «ЭКСПО Кытай – Евразия» чарасы ачылышында катнашты, күргәзмәнең темасы «Ефәк юлында яңа мөмкинлекләр/Евразия өчен яңа яшәү көче» булды, дип язган иде.
Свежие комментарии