На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Рөстәм Миңнеханов Кытайдагы «ЭКСПО»да Татарстан стенды турында сөйләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Кытай Халык Республикасында башланган «ЭКСПО Кытай – Евразия» Халыкара күргәзмәсеннән фотографияләр күрсәтте. Республика үз стендын оештырган.

Фото: © ТР Рәисе телеграм-каналы

«Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать проектлары белән танышабыз. Узган ел йомгаклары буенча безнең товар әйләнеше ике тапкырга арткан һәм 3 миллиард доллар булган.

ЭКСПОда Татарстан стенды бар. Республика яңа проектлар өчен ачык. Рәхим итегез!» – диелә Татарстан Рәисенең Телеграм-каналындагы хәбәрдә.

Алдарак «Татар-информ» Рөстәм Миңнеханов сигезенче «ЭКСПО Кытай – Евразия» чарасы ачылышында катнашты, күргәзмәнең темасы «Ефәк юлында яңа мөмкинлекләр/Евразия өчен яңа яшәү көче» булды, дип язган иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх