14 мартта Әлмәттә Саҗидә Сөлейманова исемендәге «Тормыш, исәнме!» әдәби-музыкаль фестиваленең йомгаклау концерты үтте. Фестиваль Татарстанның төрле төбәкләрендә яшәүче 12 яшьтән алып 23 яшькә кадәр 120дән артык катнашучыны берләштерде. Форумны «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технологик университеты уздыра, «Татнефть» компаниясе һәм ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге аңа булышлык итә.
Быел фестиваль ике көн дәвам итте. Анда Әлмәт, Лениногорск, Яр Чаллы, Азнакай, Бөгелмә шәһәрләре, Мөслим һәм Тукай районнарының югары һәм урта махсус һөнәри уку йортлары студентлары, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты.
Әлеге фестиваль 2003 елда башланып китте. Башта нефть институтында гына уздырганнар, аннары, катнашучы уку йортлары саны үсеп, республикакүләм дәрәҗәгә ирешкәннәр. Шул вакыттагы ректор урынбасары Рәсимә Рахимова башлангычы булган бу фестиваль 2016 елга кадәр үткәрелеп килә. Студентлар «Әдәбият», «Фәнни-тикшерү эше», «Ялгыз җыр», «Ансамбльләр», «Нәфис сүз», «Фоторәсемнәр», «Рәсем сәнгате» номинацияләре буенча ярышалар.
Бу фестивальдә җиңү яулаган, иҗат өлкәсендә уңышларга ирешкән студентлар ел саен «Татнефть» компаниясе тарафыннан бирелә торган С. Сөләйманова премиясе стипендиатлары булалар. Фестивальгә йомгак ясалган көннәрдә, ике елга бер тапкыр катнашучылар язмаларыннан торган «Шигърият хәзинәләре» дип исемләнгән альманах чыгарылган. Аны әзерләүдә шагыйрә, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзасы Минзифа Әхмәтшина зур хезмәт куйган.
Институтта барган үзгәртеп корулар заманында, 2016-2023 елларда фестиваль уздырылмый. Аннары яңартылып, Югары нефть мәктәбенең социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Ольга Ильясова тырышлыгы белән яңадан торгызыла.
«Тормыш, исәнме!» әдәби-музыкаль фестиваленең йомгаклау концерты Саҗидә Сөлейманованың шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды. Моннан тыш, бүләкләү тантанасы да булды, диелә хәбәрдә.
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
«Эстрада вокалы» — Сәид Әхмәтҗанов, Анастасия Григорьева, Эимлия Хәсәнянова, Илнар Идиятов, Оксана Снигирева, «Лисуяр» вокаль коллективы.
«Халык вокалы» — Маиза Гыйлфанова.
«Патриотик җыр» — Злата Мельцер, Регина Якунина һәм Александр Клименко. Абсолют җиңүчеләр — Радмилла Басырова һәм Павел Консантинов.
«Нәфис сүз» — Дарья Астаева, Камил Кашапов.
«Патриотик әсәр» — Адилә Исмәгыйлева, Алия Сәетшина, Ясминә Харисова, Дамир Динекаев, Рамазан Шиһапов.
«Әсәр авторы» — Дарина Мороз.
«Патриотик әсәр» — Максим Лобанов.
«Шигърият» — Дамир Деникаев.
Свежие комментарии