Татарстанда Конституция һәм Сайлау кодексы нигезендә 2025 елның сентябрендә Бердәм тавыш бирү көне узачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Рәисе кем була алачагын искәртте. Аның сүзләрен ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте китерә.
Кондратьев хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе биш елга сайлана.
Кандидат булып 30 яшькә җиткән, чит ил гражданлыгы, чит илдә яшәү рөхсәте яки активлары булмаган Россия гражданы була ала.ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты республика Рәисе сайлауларын 14 сентябрьгә билгеләү турындагы карар проектын хуплады. Бу мәсьәлә буенча соңгы карар төбәк парламентының якындагы утырышында кабул ителәчәк.
Рәис сайлауларыннан тыш, Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, шулай ук 18нче Мәләкәс сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына 7,5 меңнән артык депутат сайлау планлаштырылган.
Свежие комментарии