
Шәһәр һәм Республика көнендә Казан федераль университетының төп бинасы каршындагы яңартылган «таба» ачылды. Бу хакта югары уку йортының Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Хуҗалык эшчәнлеге буенча проректор Алмаз Мингулов сүзләренчә, 18 көн дәвамында мәйданчыкта брусчатка һәм нигез демонтажланган, яңа нигез монтажланган, баскычлар тигезләнгән.
Аннары эшчеләр яңа гранит брусчатка салган.«Таба» — студентларның, шәһәр халкының һәм Татарстан башкаласы кунакларының яраткан ял итү һәм аралашу урыны.

Свежие комментарии