На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстаннан Әфганстанга экспортланган хәләл продукция бер елда 18,5 тапкырга арткан

2024 елда Татарстан компанияләре Әфганстанга 37 миллион долларлык хәләл продукция экспортланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин сөйләде.

«2023 елда бу сан 2 млн доллар иде. Килешүләрнең күбесе KazanForum 2024 кысаларында имзаланды. Әфганстан, Татарстан хәләл продукциясенең төп кулланучысы булды.

Әлбәттә, экспорт динамикасы шаккатыргыч. Быелга Татарстан хәләл продукциясен экспортлаудан көтелгән сан – 100 млн доллар», – дип сөйләде Рөстәм Хәбибуллин.

 

Ссылка на первоисточник
наверх