На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

15 майда Татарстанда яшенле яңгырлар, көчле җил көтелә

15 майда Татарстанда һава торышы тотрыксыз булыр дип көтелә. Тәүлек дәвамында болытлы, көндез аязучан булачак. ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, төнлә урыны белән көчле яңгырлар ява. Көндез кыска вакытлы явым-төшем, кайбер районнарда яшен һәм боз көтелә.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, секундына 8-13 метрга җитә.

Урыны белән җилнең тизлеге секнудына 15-20 метр, кайвакыт 24 метр булачак.

Төнлә температура +6...+11, көндез +14+ + 19 градуска кадәр күтәреләчәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх