На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Депутат Данис Шакиров: Читтә яшәүче милләттәшләрнең карашлары Татарстанга төбәлгән

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның парламентка еллык юлламасында әйткән сүзләренә карата фикерләрен белдерде.

«Рәисебез парламентка юлламасын «Республика тотрыклы үсештә», дигән сүзләр белән башлап җибәрде. Бүгенге көндә тышкы элемтәләрне арттыру мәсьәләсен күтәргәндә – Бөтендөнья татар конгрессына да басым ясалды.

Әлбәттә, читтә яшәүче милләттәшләрнең карашлары Татарстанга төбәлгән. Республиканың социаль-икътисади, мәдәни үсешендә Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләүче оешмаларның роле әйтеп бетергесез зур. Алар милләтнең киләчәген дә билгели», – дип сөйләде Данис Шакиров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Данис Шакиров шулай ук юлламада гаилә темасы күтәрелүен уңай яктан бәяләде. «Юлламада гаилә темасы да күтәрелде. Илкүләм проектларның уңышлы итеп гамәлгә ашырылуы һәм аларның дәвамлы булуы да гаилә кыйммәтләрен, гаилә институтын ныгыта», – диде ул.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, юллама саллы һәм депутатлар алдында бихисап бурычлар куя. «Юллама бик нык саллы эчтәлекле. Бик күп максатлар һәм бурычлар куелды. Алдагы ел Ватанны саклаучылар елы буларак игълан ителүе дә аерым бер әһәмияткә ия. Махсус хәрби операциядәгеләр дөнья иминлеге сагында, тынычлык өчен көрәшә һәм әлбәттә, җиңү безнеке булачак», – дип ассызыклап үтте ул.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх