На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

«Үз телем» кысаларында татар телен популярлаштыру буенча яңа проектлар гамәлгә ашырылган

Халыкара туган тел көнендә, «Яратам» яшүсмерләр клубында 2024 елда Казан мэриясе оештырган «Үз телем» проектлар бәйгесе җиңүчеләренең эшләрен тәкъдим итү чарасы булды. Бу хакта Казан мэриясен матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үз телем» бәйгесе җиңүчеләре: Динара Фәйрушина (татар телендә логопедик әсбаплар), Айдар Ниязов (Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивале), Гөлнур Фәхруллина («Сәлам, микроб!

» – балалар өчен микробиология турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап), Алсу Мансурова («Кайнатма» милли креатив индустрия вәкилләре белән татар телендә атналык аудио- һәм видео-подкаст), Зөләйха Камалова («Барсиклар һәм Неко» комиксы), Булат Гатауллин («Шайтан һәм аның кызы» әкияте буенча спектакль) әзер проектларын жюри әгъзалары һәм килгән кунаклар алдында яклады.

2021 елдан үткәрелеп килүче бәйгенең төп максаты – татар телен өйрәнүнең үзенчәлекле, заманча, кызыклы форматларын барлау, туган телне һәм мәдәниятне үстерү, популярлаштыру. Узган елгы конкурсның финалына чыккан унҗиде проект авторы арасыннан нәтиҗәдә алты җиңүче сайлап алынып, аларның һәрберсенә акчалата грант бүленеп бирелгән иде. Ярты ел узып, җиңүчеләр хисап тотты, диелә хәбәрдә.

«Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов инициативасы белән башланып киткән әлеге бәйге бик уңышлы булып чыкты. Аны Казанда яшәүче яшьләрнең кечкенә генә хыялларын тормышка ашырырга зур мөмкинлек дип тә әйтергә була. Шул ук вакытта бу тел даирәсен киңәйтү һәм балаларга башка фәннәрне татар теле аша өйрәтү мөмкинлеге дә. Төрле темаларны кызыклы итеп тәкъдим итүче китаплар күп булмаса да, «Үз телем» бәйгесендә чыккан матур проектлар басма рәвештә барлыкка килүе минем өчен аеруча кадерле», – диде Казан шәһәре Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Тормышка ашкан һәр проект игътибарга лаек, авторлар үз эшләренә бик җитди караган: команда туплаганнар, идеяләрен чынга ашырганда төрле мөмкинлекләрдән файдаланганнар. Әйтик, комикс ясауны максат итеп куйган Зөләйха Камалова командасы, нәтиҗәдә электрон формат белән генә чикләнеп калмыйча, «Барсиклар һәм Неко»ның басма вариантын да чыгарган, Солтан Габәши исемендәге беренче Милли музыка фестиваленә нигез салган Айдар Ниязов фикердәшләре белән декабрь дәвамында берничә чара оештырган.

«Сәлам, микроб!» китабының авторы миркобиолог Гөлнур Фәхруллина исә балалар өчен махсус остаханәләр оештыра, китап геройларының йомшак уенчыкларын тектерә, телеграмда китапның каналын булдыра. Яшь режиссер Булат Гатауллин «Шайтан.Егет.Кыз» спектакле белән «Һөнәр» Бөтенрәсәй яшь режиссура фестивалендә катнашып өлгерә. «Кайнатма» подкасты үз тамашачысын тапкан, алар арасында читтә яшәүче милләттәшләребез, башка халык вәкилләре дә бар.

  • «Үз телем» бәйгесе быел да дәвам итәчәк. Конкурста Казанда яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Бәйгенең тулы шартлары алдагы көннәрдә билгеле булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх