На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанда яңгырлар, яшен һәм боз көтелә

Бүген, 7 августта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, иртән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төнлә республикада сизелерлек явым-төшем булмаячак, әмма көндез һәм кичен синоптиклар кыска вакытлы, урыны белән көчле яңгырлар, шулай ук яшен һәм боз вәгъдә итә.

Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исә.

Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә аның тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 11-16 градус, ә көндез 22-27 градус җылы булачак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх