На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...
  • АНАТОЛИЙ НЕКРАСОВ
    ЧТО ЭТО ЗА НОВОСТЬ ? ЕСЛИ ПУБЛИКУИТЕ ДРУГОЙ ЯЗЫК, ДАЙТЕ ВОЗМОЖНОСТЬ ПЕРЕВОДА...Камил Ногаев: Ро...
  • С С
    охренен авторан?Ркаил Зәйдулла: Ч...

Татарстанда көчле яңгыр һәм җил сәбәпле, шторм кисәтүе игълан иттеләр

Татарстан Республикасында яңгыр, яшен һәм көчле җил сәбәпле, шторм кисәтүе турында игълан ителде.

«2025 елның 12 июнендә 18 сәгатьтән 13 июньнең 18 сәгатенә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән җилнең тизлеге 15-20 метрга, хәтта 23 метрга кадәр җитүе фаразлана, көчле яңгыр, боз көтелә», – диелгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк баш комитеты хәбәрендә.

Һава шартларының начараюы сәбәпле, ведомство хезмәткәрләре кече суднолар хуҗаларына суга чыгудан тыелырга, һава шартларын исәпкә алырга, һәрвакыт үзләре белән коткару чаралары, элемтә һәм навигация чаралары алырга киңәш итә.

Автомобильчеләргә торак пункттан читкә барудан тыелырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Җил көчәйгән вакытта пыяласыз балконнардан һәм ишегалларыннан беркетелмәгән әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга кирәк. Йорт кәрнизләреннән, реклама стендларыннан ераграк торырга, машиналарны лапаслар һәм агачлар янында калдырмаска кирәк. Җил вакытында җәрәхәт алмас өчен, бинада ышыкланырга кирәк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх