Россиянең мактаулы адвокаты Людмила Айвар 81нче Федераль законга ялгыз ата билгеләмәсен кертергә тәкъдим итте. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән сөйләшкәндә ул шулай дип белдерде.
«81нче Федераль законга суд практикасын исәпкә алып ялгыз ата билгеләмәсен кертү, бөтен ил күләмендә пособиеләр билгеләү алымын унификацияләү, шулай ук ялгыз аталар өчен (бигрәк тә берничә бала тәрбияләгән очракта) өстәмә салым чигерүе һәм максатчан социаль контракт кертү мөмкинлеген карау максатка ярашлы булыр иде», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге атаманың төгәл юридик аңлатмасы булмау салым чигерүе һәм пособиеләргә хокукны раслаганда төрле хәлләргә китерә. Моннан тыш, ярдәм чараларының бер өлеше - федераль, бер өлеше — төбәк, бер өлеше — локаль рәвештә (муниципаль программалар аша) билгеләнгән. Шулай ук социаль яклау органнарының ихтыярына бәйлелек тә бар: түләүләрнең статусын раслау һәм билгеләү практикасы еш кына субъектлар арасында аерыла.
«Россия кануннары тулаем алганда ялгыз әтиләргә ялгыз ата-аналар өчен каралган барлык чаралар спектрыннан файдаланырга мөмкинлек бирә. Әмма бердәм хокукый статус булмау аларның хәленә тискәре йогынты ясый», - дип искәртте адвокат.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии