На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...
  • Андрей Зарубкин
    Разве татары в России не знают русский язык?Ләйлә Фазлыева Та...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Рөстәм Миңнеханов...

Татарстанлылар 12 ярминкә көнендә 1,1 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алган

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда 12 ярминкә көнендә шәһәр халкы 1,1 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ярминкәләргә барлыгы 6,4 мең тоннадан артык яшелчә, шул исәптән 3,9 мең тонна бәрәңге, шулай ук 238,3 тонна үлчәүле сөт, 715,5 тонна шикәр комы, 1,6 миллион данәдән артык тавык йомыркасы, 865,7 тонна ит китерелде», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 13 сентябрьдән бирле Казанның - 14, Чаллының – ике, Яшел Үзән районының - ике, Түбән Кама районының өч мәйданчыгында, шулай ук башка муниципаль районнарда уза.

Ярминкәләр җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында элемтәне тәэмин итәргә, авыл хуҗалыгы үсешенә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга булыша, бу «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 28 декабрьгә кадәр эшләячәк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх