На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Равил Гайнетдинга Беларусь Республикасы мөфтиятенең югары бүләге тапшырылды

Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе мөфтие Әбүбәкер Шабан улы РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти шәех Равил Гайнетдингә Беларусь Республикасы мөфтиятенең «Казанышлар өчен» югары бүләген һәм Минск Җәмигъ мәчетенең 425 еллык юбилеена багышланган истәлекле юбилей медален тапшырды.

Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбрә итә.

Бүләкләү мөфти шәех Равил Гайнетдиннең дини хезмәтенә 40 ел тулу, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгы һәм XX Халыкара мөселман форумы уңаеннан тантаналы кабул итүдә узды.

Шулай ук РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар советы рәисе Дамир Гыйззәтуллин һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары – Аппарат җитәкчесе Илдар Нуриманов «Минск Җәмигъ мәчетенә 425 ел» медале һәм «Беларусьта Ислам. 625 ел» юбилей күкрәк билгесе белән бүләкләнде. «Минск Җәмигъ мәчетенә 425 ел» медале 2024 елның августында чыгарылган.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх