На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстанда көндез -14 градуска кадәр салкын һәм бераз кар явуы көтелә

Бүген, 17 февральдә, Татарстанда кар явачак, һава температурасы төшәчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Аязучан болытлы булачак. Көндез төбәктә урыны белән бераз кар явуы фаразлана. Казаннан кала, кайбер районнарда буран булуы ихтимал.

Көндез көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр көчле җил исәчәк, җил кайбер урыннарда секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.

Юлларда бозлавык хасил була.

Иртән Татарстанда температура -11..-16 градуска кадәр (аязганда -19 градуска кадәр) булачак. Көндез һава температурасы -9..-14 градуска кадәр җылыначак (Татарстан башкаласында -12..-14 градуска кадәр).

 

Ссылка на первоисточник
наверх