На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Марат Әхмәтов: Халкыбызның лаеклы киләчәге һәм Татарстан чәчәк атсын өчен тавыш бирәбез

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Бердәм тавыш бирү көнендә катнашты. Ул Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) бинасында урнашкан 55 нче сайлау участогына хатыны Миләүшә Әхмәтова белән килде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мин генә түгел, күп кенә ватандашларыбыз да республикабыз, аның данлы үткәне һәм лаеклы бүгенгесе өчен тирән горурлык хисе белән сайлауларга баралар дип уйлыйм.

Безнең икътисадыбыз куәтле, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, яхшырту өчен мөмкинлекләребез бар. Без – республиканың күп миллионлы халкының бердәм, иҗади гаиләсе. Бүген киләчәк буыннарның ышанычын һәм бәхетен тәэмин итү өчен халкыбызның лаеклы киләчәге һәм Татарстанның чәчәк атуы өчен тавыш бирәбез», – диде Марат Әхмәтов.

Аның әйтүенчә, республикада яшәүче һәр кешенең бурычларын хәл итә алырлык көчле команда формалаштыру мөһим.

«Муниципаль хакимият зур идарә командасының аерылгысыз өлеше булып тора. Аның төп роле – халыкка якын булуда, гражданнарның ихтыяҗлары һәм проблемалары белән көндәлек хезмәттәшлектә. Нәкъ менә муниципаль хакимият органнары гражданнарның тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый торган мәсьәләләрне хәл итә, шуңа күрә Татарстан җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын саклап калуны таләп итте. Шәһәр һәм район советларына кешеләр турында кайгыртып яшәүче компетентлы һәм җаваплы депутатлар сайлау мөһим», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов журналистлар белән әңгәмәдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх