Агымдагы елның 1 апреленнән Россиядә социаль пенсияләр 14,5 проценттан күбрәккә артачак. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында хисап белән чыгыш ясаганда искәртте, дип хәбәр итә ТАСС.
«Россия гаиләләре – ул безнең кайгыртуга мохтаҗ булган өлкән буын кешеләре, безнең әбиләр һәм бабайлар да.
Апрельдән социаль пенсияләр 14,5 проценттан күбрәккә артачак», - дип билгеләде ул.«Без гражданнар үзләренә тиешле акчаларны вакытында алуны игътибар белән күзәтәбез», – дип ышандырды хөкүмәт башлыгы.
Мишустин шулай ук өстәп әйткәнчә, 2025 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре башта 7,3 процентка арттырылды. Аннары Россия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсе нигезендә пенсияләр, инфляция күрсәткече югары булу сәбәпле, 9,5 процентка кадәр өстәмә рәвештә индексацияләнде.
Свежие комментарии