На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Аномаль эсселек фонында Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явачак

Иртәгә, 5 июльдә, Татарстанда +37 градуска җиткән аномаль эсселек фонында һава шартларының бозылуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.

Җомга, көннең икенче яртысында һәм кичен республиканың көнбатышында җилнең тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк.

Кайбер урыннарда боз яварга мөмкин.

Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе – бик көчле, 20,8-24,4 метр тизлектәгесе давыллы җил дип атала.

 

Ссылка на первоисточник
наверх