Удмуртиядә чыгучы «Яңарыш» газетасында Эльмира Нигъмәтҗанованың «Күңел җылысы чигүләрендә чагыла» дигән язмасы басылып чыкты.
«Һәркем тормышын үзенчә төзи, аны ямьлерәк, нурлырак итәргә омтыла. Төрле һөнәрләргә һәвәслек, сәләт, минемчә, нәкъ тормышны бизи, мәгънәле итә дә инде. Оста үз эшеннән тәм, ямь тапса, аның хезмәтен күреп, башкалар сокланалар.
Бу язмамда чигү чигү турында сөйләп үтәсем килә. Ул кул эшләренең гади генә бер төре булса да, үзендә бик зур мәгънә яшерә. Чигүче тукыманы бизәп кенә калмый, ә рәсемгә үз фикерләрен һәм хисләрен, күңел җылысын сала, чигү – ул тылсым! Һәрбер кешенең күңелендә могҗизаларга һәм тылсымга балаларча ышану яши. Чөнки балачакта тормышны таныйбыз, нәрсәгә дә булса күңел биреп өйрәнәбез.
Язмам герое Динә Касимова төсле җепләр – мулине белән чигеп, могҗизалар тудыра. Аның өен чиккән мендәрләр, картиналар бизи. Ул да әлеге һөнәргә балачагында өйрәнгән.
«Мәктәптә кул эшләре буенча түгәрәк эшли иде. Аны Сәидә апа алып барды. Күп кенә кул эшләренә өйрәтте. Бигрәк тә хач белән чигүгә (крестик) өстенлек бирде. Үсеп, буйга җитеп, эшли башлагач, гаиләм булгач та чигүгә кызыксыну кимемәде, киресенчә, артканнан-артты. Мин моның өчен Саидә апага рәхмәтле», – ди Динә апа. – Башта хач белән чиктем, соңрак тамбурлы, ягъни элмәле чигү, аннары шома чигүгә өйрәндем. Чигү үрнәкләрен, кирәк-яракларын кибеттән алып кайта идем. Чигә башлаганда, ак тукыма да, мулине дә табуы кыен иде. Товарлар дефицит иде бит».
Әңгәмә кора-кара Динә апаның чигүләрен карыйм. Караватта берничә катлап кабартып куелган чигүле ап-ак мендәрләр, диварда кыш, яз, көз, җәй һәм гүзәл табигать күренешләре чагылыш тапкан картиналар.
Йортның бер як дивары тулысынча чәчәкләр чигелгән картиналардан гына тора. Төрледән-төрле роза чәчәкләре үскән гөлбакча диярсең. Чигелгән кул эшләре янында ыргак белән бәйләнгән салфеткалар, ашъяулыклар да күзнең явын ала. Кол Шәриф мәчете, шәмаилләр дә чигеп эшләнгән. Аларны караган саен, хуҗабикәнең үзе белән танышасы, күңел түрен ачасы килә.
Фото: © «Яңарыш» газетасы
– Кайда укыдыгыз, тумышыгыз белән кайдан сез? – дип сүз башлыйм сак кына.
– Моннан, Кистемнән. Биредә тудым, үстем, гомер кичерәм. Әтием дә төп шушы авылдан. Әнием, Сафия Мөхәммәт кызы Тимербулатова, Сарытау өлкәсе Илмин (русча Верхазовка) авылыннан. Язмыш дигәнең әллә кайларга илтә бит адәм баласын. Мәктәпне тәмамлагач, әни Әстерханга укырга киткән. Апалары анда укыган булган, шуңа мәктәне тәмамлау белән аны да үзләре янына чакырганнар. Анда укытучылыкка диплом алганнан соң, дүрт кызны Удмуртиянең Кистем авылына җибәргәннәр. Икесе тиешле вакытны эшләгәннән соң, кире туган якларына кайтып киткәннәр. Икесе, акылсызлары, кияүгә чыгып, монда калганнар. Шул исәптән әни дә.
– Ник алай дисез? Биредә начармыни?
– Түгел, мин Кистемдә туып-үскәч, миңа бу авыл бик газиз, кадерле. Ә менә әни туган якларын гомер буе сагынып яшәде. Сагынуыннан моңланып җырлый, җырлый торгач, кайчагында елап та ала иде. Кистем егетенә кияүгә чыгып, гаилә учагын кабызып җибәргән алар. Әти, Вәлиулла Зәйдулла улы Касимов, гомер буе колхозда шофер булып хезмәт куйды, сугыш ветераны иде. Әни мәктәптә башта башлангыч сыйныфта укытты, аннары лаеклы ялга чыкканчы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Әни саф татарча әдәби телдә сөйләшә иде. Ә без – Кистемчә, чөнки без татарча сөйләшсәк, авылдагы балалар көләләр иде бездән. Бу гадәти хәл түгел иде авыл өчен.

Фото: © «Яңарыш» газетасы
«Әни 1979 елның августында мәрхүм булды. Әти аннан соң 9 ай гына яшәде, ул да якты дөньядан китеп барды. Без гаиләдә 4 бала үстек. Гөлфәния сеңлем балалар бакчасында эшләде, абыем һәм бер сеңлем әнинең юлын дәвам итеп, укытучы будылар. Алар да гүр иясе инде. Гаиләдә мин генә педагогия юлыннан китмәдем. Югыйсә, мин дә Можга педагогия училищесына укырга кергән идем. Ул вакытта мәктәптә эшләү кыен иде, һәр сыйныфта 30-32 бала укыды. Көн саен тикшерергә дәфтәрләр алып кайта, план язарга кирәк. Авылда хуҗалыкта да эш күп. Әнине кызганып, укуымны ташлап, кире кайттым. Кистемгә кайтып, авыл советында сәркатип булып эшли башладым. Яңа туган балаларны, язылышкан парларны теркәү, хәрби исәп алып бару кебек эшләр белән ул вакытта авыл советы сәркәтибе шөгыльләнә иде, болар минем җаваплылыкта булды», – дип сөйли Динә апа.
Ул Нур исемле егеткә кияүгә чыга. Алар бер парта артында утырып, авылдагы үзешчән ансамбльгә йөреп, смотрларда катнашып, бергә үскәннәр. Ул заманда мулла өйләнешүне законлы рәвештә теркәү турындагы таныклыкны китереп күрсәтмичә, никах укымаган. Ә Динә апа комсомолка була. Аңа никах укыту гомумән тыелган. Комсомолдан чыгаруларын көт тә тор. Тик иренең әти-әнисе бик дини була. Алар: «Нинди никахсыз яшәү ул?! Никах укылырга тиеш!» – дип, эшне каты тоталар. Мулла чакырталар. «Без бу вакытта Нур белән күршеләргә чыгып тордык, мулла никах укыды», – ди Динә апа. Әмма никах укытылу турында барыбыр кемдер донос ясаган. «Космомолкага никах укыганнар» дип, газетада язып чыкканнар.

Фото: © «Яңарыш» газетасы
– Никахның зыяны тидеме сезгә?
– Юк, тимәде алай. Газетадагы мәкалә турында да мин соңыннан гына ишеттем.
Динә апа тормыш иптәше белән кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Кызы да әбиләре һөнәрен дәвам итеп, Ижау педагогия көллиятенең татар бүлеген тәмамлап, Глазовта балалар бакчасында 15 ел татар төркемендә эшли.
«Бик күп матур милли чаралар узды, төркемнең үз милли музее бар иде, кызганыч, балалар җыя алмау сәбәпле, төркем ябылды. Кызым бу юнәлештә бик яратып эшли иде. Хәзер гади рус төркемендә тәрбияче. Балаларны бик ярата», – ди Динә апа.
Быел февраль аенда Динә апа 75 яшен тутырган. Авыл хәлләрен белән белешеп, күмәк эшләрдә катнашып, гомер итә ул. Һәм, әлбәттә, Удмуртия татарлары тормышы, милләттәшләребезнең яшәеше белән дә кызыксынып тора, бик күп татарча газеталар, шул исәптән «Яңарыш»ны да яздырып алдыра.
«Бу әнидән калган гадәт. Ул бер татар матбугатын да калдырмый алдыра иде», – ди. Шуңа да безнең уртак темалар, аралашыр сүзләр күп булды. Әлеге аралашудан рухи азык, җылылык алып кайттым мин. Безне таныштырган өчен «Чүпче татарлары. Традицияләрне саклыйбыз» проектына рәхмәт. Без әлеге проект кысаларында әлеге яктагы татарлар саклап калган гореф-гадәтләрне өйрәнәбез. Ә август аенда республикабызның Төньяк татарлары белән да зур очрашу – «Чүпче татарлары җыены» көтә. Татар авыллары яшәгәндә һәм үз гореф-гадәтләрен күз карасы кебек саклаганда, милләтебез яшәр әле, иншаАллаһ!»
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии