Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча 36 муниципаль берәмлектәге 594 торак объектта эшләр алып барыла. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтте.
Төзелеш-монтаж эшләре 78 процентка, сезонлы эшләр 76 процентка башкарылган.
Министр сүзләренчә, подрядчы оешмалар 152 йортта эшне төгәлләгән, 18 муниципалитетта аларның 42се соңгы ярты айда тапшырылган, дип яза Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Свежие комментарии