На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • vladstamp
    Что за бред сивой кобылы????Себер Сабан туенд...
  • Владимир Евдокимов
    Хрен поймешь, что он говорит, хотя я татаринМөхәммәтшин: Тата...
  • Evgenija Palette
    Сдается мине, Беня.... что после ЭТОЙ ПОХАБНОЙ ИНВАЗИИ приблудных "Соотечественников", и ЭТИМ НЕ СДОБРОВАТЬ...Буа мөхтәсибәтенд...

Рөстәм Миңнеханов: Илдус Мостюков эшләре – киләчәк буыннар өчен дә илһам чыганагы

Бүген Казанда Арча зиратының Дан аллеясендә Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковка һәйкәл ачылды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күренекле галимнең ил тарихында тирән эз калдырганын билгеләп узды.

«Илдус Шәйхелислам улы – легендар шәхес. 1980 елда «свой-чужой» гомумгаскәри радиолокацион танып белү бердәм дәүләт системасын булдырган өчен ул СССРның Ленин һәм Дәүләт премияләренә лаек булган.

Илдус Шәйхелислам улы илнең инженерлык һәм конструкторлык мәктәбе үсешенә зур өлеш кертеп, илебезнең куркынычсызлыгын һәм оборонага сәләтен арттырган. Илдус Шәйхелислам улы турында якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Аның тормыш юлы барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Исеме ил тарихында лаеклы урын алган, эшләре киләчәк буыннар өчен дә илһам чыганагы», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе инициаторларга һәм скульпторга шушы һәйкәл өчен рәхмәтен җиткерде.

Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, министрлык җитәкчеләре, Илдус Мостюковның туганнары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Илдус Мостюков һәм аның бюсты янәшәсендәге Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәйкәленә зур чәчәк кәрзине куйды. Башка рәсми затлар да һәйкәлләргә чәчәкләр салды.

  • Илдус Мостюков — Татарстанның генераллар советы мактаулы әгъзасы, Казан электрофизика, соңрак исеме «Радиоэлектроника» дип үзгәртелгән фәнни-тикшеренү институты мактаулы директоры, Казанның мактаулы гражданины. Россиянең «Пароль» (икенче төрле - «свой-чужой») гомумгаскәри радиолокацион танып белү системасын булдырган генераль конструктор. Дәүләт иминлеге системасы армиядә әле дә кулланыла.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх