На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Рөстәм Миңнеханов Менделеевск районында «Гырон Быдтон» мәйданчыкларын карады

Татарстанның Менделеевск районы Яңабирде авылында «Гырон Быдтон» удмурт мәдәнияте республика бәйрәме башланды. Оештыручылар кунаклар өчен күп төрле мәйданчыклар әзерләде, аларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.

Татарстан Рәисе бәйрәмгә удмурт милли күлмәгендә килде. Беренче чиратта ул борынгы удмурт йоласын башкарды - импровизацияләнгән капкадагы кыңгырауны шалтыратты.

Традиция буенча, шул рәвешле кеше үзеннән бөтен начарлыкны куып җибәрә һәм йортка чиста фикерләре белән керә дип санала.

Мәйданчыкларның беренчесе декоратив-гамәли сәнгать осталары ярминкәсе булды. Анда керамик һәм текстиль эшләнмәләр, агач һәм сөяктән әйберләр, шулай ук башка бик күп нәрсәләр тәкъдим ителде. Барлык эшләнмәләр традицион удмурт стилендә типик бизәкләр белән башкарылган.

Ярминкәдән соң «Куиськон крезь» тукылган келәмнәр күргәзмәсе урнашкан, бу удмурт теленнән «Тукылган келәм мелодиясе» дип тәрҗемә ителә. Янәшәдә милли уеннарга багышланган зона урнашкан.

Бәйрәмнең төп мизгелләренең берсе традицион удмурт туе булды. Шул ук вакытта кияү Удмуртиядән, ә кәләш Татарстаннан иде. ТР Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев Удмуртия башлыгы Александр Бречалов белән хәзер яшь гаиләнең нинди республикада яшәячәкләрен хәл итәргә туры киләчәк, дип шаяртты.

Азактан Татарстан Рәисе бәйрәмнең иң тәмле ноктасында - «Вось ӝук» йола боткасын пешерү урынында булды, аны гадәттәгечә бу бәйрәмгә әзерлиләр. Теләге булган һәр кеше боткадан авыз итә алды (шуны билгеләп үтәргә кирәк, узган ел «Гырон Быдтон» бәйрәмендә бу ботканы әзерләү буенча рекорд куелды).

Болардан тыш, бәйрәм кысаларында «БиГерд» («Бердәм төен») яшьләр форумы финалы булды, ул традиция буенча Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән удмурт яшьләрен җыя.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх