Татарстанның Буа районында Зөя елгасында су ташу һәм суның биеклеге күтәрелү сәбәпле ике түбән күпер ябылган. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аларның берсе Вольный Стан – Кыят – Яшевка автомобиль юлында урнашкан.
«Урап узу юл хәрәкәтен оештыру схемасы нигезендә гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының гамәлдәге челтәре буйлап башкарылачак», - дип өстәделәр министрлыкта.
Моннан тыш, төбәк әһәмиятендәге «Казан – Ульяновск» – Черки-Килдураз автомобиль юлындагы күпер аша хәрәкәт вакытлыча чикләнгән.
Чикләүләр язгы ташу төгәлләнгәнче гамәлдә булачак.
Свежие комментарии