На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанның халык артисты Марат Сираҗетдинов вафат булган

Күренекле пианист, Татарстанның халык артисты Марат Сираҗетдинов вафат булды. Бу хакта продюсер Гүзәл Абелханова хәбәр итте.

Музыкантны җирләү бүген Казанның Мамадыш трактындагы татар зиратында узачак.

Марат Сираҗетдинов 1948 елда Уфада туа. 70нче еллар башында ук ул Татарстанның иң танылган виртуоз пианистларының берсе булып таныла.

Аның репертуарында - Фридерик Шопен, Роберт Шуман, Сергей Рахманинов, Сергей Прокофьев һәм дөньякүләм танылган башка легендар композиторларның әсәрләре.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх