Татарстан Гидрометеорология үзәгендә киләсе ягып җылыту сезонында республикада нинди һава торышы булачагы турында сөйләделәр.
Фаразлау буенча, октябрьдә уртача һава температурасы нормадан югары, +4,9 градус булачак. Киләсе айларда – ноябрьдән алып мартка кадәр ул нормага якын фаразлана. Шулай итеп, көзнең соңгы аенда республикада уртача һава температурасы норма буенча -2,7, декабрьдә -8,9, гыйнварда -10,9, февральдә -10,7 градус булырга тиеш.
Синопткилар фаразлавынча, мартта уртача айлык температура -4,2 булырга тиеш.Фаразны Россия Гидрометеорология үзәге белгечләре төзегән. Алга таба аңа төзәтмә һәм ачыклык кертеләчәк.
Свежие комментарии