На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Владимир Путин Казанда БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясен башлады

Әлеге минутларда Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы башкаласы Казанда узган БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясен уздыра.

Моңа хәтле дәүләт башлыгы берләшмәнең тар һәм киңәйтелгән утырышларында, «аутрич»/«БРИКС+» форматындагы пленар утырышта катнашты.

Конференциягә кадәр Россия Президенты чит ил лидерлары белән берничә ике яклы очрашу уздырды.

  • 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх