На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

БПЛА һөҗүме сәбәпле «Казаньоргсинтез» заводына зыян килмәгән

Бүген иртән Казан янына пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) һөҗүме нәтиҗәсендә «Казаньоргсинтез» заводына зыян килмәгән. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Дрон Казанның сәнәгать предприятиеләренең берсенә һөҗүм итте, дигән мәгълүмат – дөреслеккә туры килми», дип ассызыклыйлар Татарстан Рәисе матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген иртән 5.20 сәгатьтә БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә Казан янында газ цистернасына ут капкан. Зыян күрүчеләр юк.

Ссылка на первоисточник
наверх