Россия Президенты Владимир Путин Россиянең атказанган артисты, режиссер Тигран Кеосаян белән хушлашу мәрасименә венок җибәрде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Хушлашу мәрасименә шулай ук дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков һәм Россия премьер-министры Михаил Мишустин да веноклар җибәргән.
26 сентябрьдә RT баш мөхәррире Маргарита Симоньян иренең вафаты турында хәбәр итте. Телевидение алып баручысы тугыз ай комада ятканнан соң вафат булды. Ул гыйнварда клиник үлем кичерә һәм шуннан соң аңына килми.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии