На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстан халкын шимбәдә бозлавык һәм көчле җил хакында кисәттеләр

Иртәгә, 9 ноябрьдә, Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республиканың төньягында һәм көнчыгышында юлларда көчле бозлавык фаразлана.

Төнлә һәм иртән җил көчәергә, урыны белән аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Синоптиклар искәртүенчә, һава шартлары Казанда да начарая.

Ссылка на первоисточник
наверх