На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

КФУ доценты Татарстанда югары уку йортының иң яхшы яшь укытучысы булды

Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә ТР Ректорлар советы утырышында «Елның иң яхшы яшь укытучысы – 2024» республика конкурсына йомгак ясалды. Проект яшь укытучыларның һөнәри компетенцияләрен арттыруга юнәлдерелгән. Бу исә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә. Барлык сынауларның нәтиҗәләре нигезендә, җиңүче итеп КФУның молекуляр системалар физикасы кафедрасы доценты Дмитрий Иванов танылды. Бүләк буларак аңа 500 мең сум акча һәм Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервына керү мөмкинлеге биреләчәк.

«Дулкынландыргыч тәэсирләр. Бүләкләү тантанасы игълан ителә башлагач, мине эмоцияләр чолгап алды, җиңүчеләр өчлегенә эләгәчәгемә кечкенә генә өмет барлыкка килде. Беренче урынны яулавыма бик нык гаҗәпләндем. Призёр коллегаларым өчен бик шатмын. Конкурста катнашуым, һичшиксез, юкка булмады», - дип тәэсирләре белән бүлеште җиңүче.

Икенче урынны Казан дәүләт медицина университетының нормаль анатомия кафедрасы доценты Зөфәр Сафиуллов, өченче урынны Казан дәүләт мәдәният институтының музыка сәнгате кафедрасы өлкән укытучысы Андрей Казанцев яулады. Призерлар 350 мең сум һәм 250 мең сум акча белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне дипломнар һәм сыннар белән ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм КФУ ректоры Ленар Сафин бүләкләде.

«Конкурста катнашучылар алган иң мөһим нәрсә акча түгел, ә тәҗрибә. Бу шул исәптән аралашу, яңа сынау һәм, әлбәттә, республика дәрәҗәсендә югары нәтиҗәләргә ирешү», – дип билгеләп үтте Альберт Харисович.

ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, үз чиратында, конкурсның инде икенче тапкыр уздырылуын ассызыклады: «Республика җитәкчелеге конкурска зур ярдәм күрсәтә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без яшь укытучыларыбызны акчалата бүләкли алабыз. Проект икенче ел гына гамәлгә ашырылуга карамастан, аңа ихтыяҗ зур. Бу саннардан күренә – бөтен республикадан 24 югары уку йортыннан һәм филиаллардан 183 гариза кабул ителде».

Конкурс 2024 елның сентябрендә башланып китте һәм берничә этапта узды. Финалга КФУ (Казан федераль университеты), КДМУ (Казан дәүләт медицина университеты), КНИТУ-КХТИ (Казан илкүләм тикшеренү технология университеты Казан химия-технология институты), КазГИК (Казан дәүләт мәдәният институты), ТИСБИ (Татарстан бизнеска ярдәм итү институты), КНИТУ-КАИ (Казан илкүләм тикшеренү технология университеты Казан авиация институты) һәм НГПУдан (Чаллы дәүләт педагогика университеты) 10 катнашучы чыкты. Финалистлар үзләренең дәресләре циклын алып бару үрнәген тәкъдим итте, ассесмент узды һәм үз фәннәре һәм кызыксындырган темалары буенча 20 минутка кадәр фәнни-популяр лекцияләр белән чыгыш ясады.

Конкурсны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән мнистрлыгы, шулай ук «Казан ачык талантлар университеты 2.0» оешмасы оештыра.

 

Ссылка на первоисточник
наверх