На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Путин Казахстанга дәүләт визиты белән бара һәм Токаев белән очрашачак

Россия Президенты Владимир Путин 27-28 ноябрьдә Казахстанга дәүләт визиты белән бара. Планлаштырылган сәфәр турында Кремль матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Путин сәфәрендә Астанада Коллектив иминлек килешүе оешмасының Коллектив иминлек советы сессиясендә катнашыр дип көтелә. Шулай ук республика Президенты Касым-Жомарт Токаев белән сөйләшүләр дә планлаштырылган.

Лидерлар Россия-Казахстан мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре турында сөйләшәчәк. Очрашу нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыкларының уртак гаризасы һәм кайбер документлар имзаланачак.

Моннан тыш, президентлар видеоконференцэлемтә режимында Уфада Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге Х форумының пленар утырышында катнашучылар алдында чыгыш ясаячак.

Искәртик, Касым-Жомарт Токаев 22-24 октябрьдә Казанда БРИКС саммитында катнашты.

Ссылка на первоисточник
наверх