Октябрь аенда торак биналарга сатып алу-сату турында килешүләр нигезендә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) ТР буенча идарәсе 6075 хокукка күчүне теркәгән, бу агымдагы елның сентябренә караганда 26 процентка артыграк. Казанда мондый килешүләр саны сентябрь белән чагыштырганда 10 процентка (1 991дән 2 189га кадәр) арткан.
Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Октябрьдә шулай ук җир кишәрлекләренә сорау 20 процентка (7 430дан 8 948гә кадәр) артуын да искәртик. Торак йортларга исә 19 процентка (1 470тән 1 191гә кадәр) кимегән.
Моннан тыш, октябрьдә торак биналарга ипотека килешүләре саны дүрттән бер өлешкә (2 948дән 3 767гә кадәр) арткан.
Свежие комментарии