На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Махсус операциядә катнашучы Татарстан егетенә иптәшләрен коткарган өчен медаль тапшырылды

Алабугадан Хусен Долиев шәхси мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла һәм 2022 елның 29 сентябреннән «Үзәк» гаскәри берләшмәсе составында махсус бурычлар үти. Фидакярлеге, кыюлыгы һәм һөнәри осталыгы өчен Хусен Долиев «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

2024 елның 17 мартында рядовой Долиев төркеме Бердычи торак пункты янындагы фронт линиясеннән яралы хәрбиләрне эвакуацияләү буенча сугышчан бурыч үтәргә җибәрелә.

Эвакуация вакытында төркем дошманның миномет утына эләгә. Рядовой Долиев югалып калмый һәм яраланган солдатларга беренче ярдәм күрсәтә. Шуннан соң якындагы яшеренү урынына качып, уңайлы мизгелне көтәргә карар кылалар. Аннары төркем яралы хәрбиләрне эвакуацияләүне дәвам итә.

Хусен Долиев яралыларга беренче ярдәм күрсәтә һәм шуның нәтиҗәсендә күп кенә хәрбиләрнең гомерен саклап кала.

Хәзерге вакытта Татарстанда «Безнең ишегалды геройлары» акциясе уза, анда янәшәбездә яшәүче батыр хәрбиләр турында сөйлиләр.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бу республикада түләүләрнең артуы белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Фотоны «Безнең ишегалды геройлары» акциясен оештыручылар тәкъдим итте.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх