На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров: Аграр сектор — безнең район икътисады нигезе

Чүпрәле районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте. Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, муниципалитеттагы аграр секторның әһәмиятен ассызыклады.

«Безнең Чүпрәле районы — күпмилләтле, биредә уникаль традицияләр саклана һәм тырыш халык яши.

Быел районыбыз 95 еллык юбилеен билгеләп үтә. Муниципалитетта 19 авыл җирлеге һәм 52 авыл бар. Гомумән алганда 20 мең кеше яши һәм халыкның 13 процент халык авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Чүпрәле районында халыкның көнкүрешен яхшырту максатыннан республикакүләм программалар уңышлы гамәлгә ашырыла. Балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәни һәм башка социаль объектлар даими рәвештә төзекләндерелеп тора. Ә инде аграр сектор — безнең район икътисады нигезе», — диде муниципалитет башлыгы», — дип сөйләде Марат Гафаров.

Шулай ук район җитәкчесе Чүпрәленең агросәнәгать комплексындагы саннар белән тулырак таныштырды.

«Райондагы икътисад өлкәсе структурасының якынча 55 проценты авыл хуҗалыгына туры килә. Авыл хуҗалыгы техникасы паркын, җитештерү тармагын модернизацияләү буенча актив эш алып барыла. Узган ел 170 берәмлек техника һәм җиһазлар 378 миллион сумга сатып алынган. Кайбер предприятиеләрдә хезмәт хакы 50, 80 меңне тәшкил итә. Кече эшмәкәрлек үсешенә 70 крестьян-фермер хуҗалыгы да өлеш кертә», — ди ул.

  • Чүпрәле районында иҗтимагый киңлекләрне үстерү кебек проектлар һәм программа кысаларында төзекләндерү эшләре баруын да билгелиләр.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.

ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх