Түбән Кама мэры Радмир Беляев бүген иртән Түбән Кама өстендә пилотсыз очкычның юк ителүе турында хәбәр итте. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында белдерде.
«Бүген иртән Түбән Кама өстендә ПВО системасы БПЛАны юк итте. Барлык хезмәтләр дә оператив эшләде. Куркынычсызлык системасы эшләде. Зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр юк.
Предприятиеләрнең технологик процессы бозылмады», - диде Беляев.Шәһәр башлыгы Түбән Кама халкын тынычлык сакларга, паникага бирешмәскә һәм рәсми чыганаклар мәгълүматына ышанырга сорады.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии