На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Азнакай районы осталары чаналарын фестивальгә әзерли

Һәр елны Яңа ел каникулларында Азнакайда креатив чаналар бәйгесе үтә. Анда авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективлары иҗат җимешләрен тәкъдим итеп, олысы-кечесенә илһам бәйрәме бүләк итә.

«Маяк» газетасы хәбәр иткәнчә, быел креатив чаналар фестивале 6 гыйнварда 10:00 сәгатьтә Р. Ишкәев исемендәге паркта узачак.

Редакция Әгерҗе авыл җирлегендә бу кызыклы вакыйгага әзерлек ничек баруын белешкән.

«Мәдәният хезмәткәрләре исеменнән авыл башлыгы Назыйф Нилович Хәсәновка һәм безнең осталарыбыз Ильнур Мирзаһитов белән Ринат Сәетгалеевичка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Без командабызның исемен әлегә сер итеп тотабыз, әмма җиңү безнең кулда булачагына ышанабыз!» — диде Гөлгенә Ибраһимова.

 

Ссылка на первоисточник
наверх