Бүгенге көндә «Работа России» порталында Татарстан эш бирүчеләре 40 меңнән артык вакансия урнаштырган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР мәшгульлек үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Ел башы белән чагыштырганда вакансияләр саны 23,5 процентка арткан, бигрәк тә сәнәгать һәм төзелеш, медицина һәм мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык һәм сәүдә секторларында.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда динамика уңай», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.Hh.ru мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта кадрларга ихтыяҗ башка айларга (февральдән кала – бу ай шулай ук бизнес өчен актив булды) караганда югарырак. Еллык динамика турында әйткәндә, ихтыяҗ дүрттән бер өлешкә кимегән.
«Моңа иң беренче чиратта катлаулы икътисади шартлар тәэсир итә. Алар бизнесны чыгымнарын оптимальләштерергә һәм персоналны арттыру урынына аның булган дәрәҗәсен саклап калырга мәҗбүр итә. Моннан тыш, кайбер өлкәләрдә ихтыяҗ тотрыклана», - дип аңлатты hh.ru Идел буе директоры Альбина Солтанова.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии