На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Әлмәттә «Каракүз» этно-модерн фестивале була

19 июльдән 4 августка кадәр Әлмәттә бу җәйнең иң зур фестивальләренең берсе — «Каракүз» IV этно-модерн фестивале узачак. Оештыручылар быел шәһәр халкы һәм кунакларны нәрсә көтәчәге турында «Татар-информ»да матбугат очрашуында сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев.

«Креатив индустрия турында сөйләгәндә, без бу процессларны шәһәр һәм мегаполислар белән бәйлибез.

Ләкин креатив индустрия бар җирдә дә формалаша ала», - дип белдерде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

«Каракүз» мәйданчыкларында 15тән артык уникаль фестиваль берләшәчәк. Мәйданчыкларның гомуми сыйдырышлылыгы 70 мең кунакка исәпләнгән, оештыручылар тугыз көн эчендә 100 меңгә якын кешене җыярга ниятли. Фестивальдә Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Иран, Төркия һәм Италия вәкилләре катнашачак.

Фестиваль 19 июльдә Karakuz кием брендының мода күрсәтүе белән ачылып китәчәк. Биредә тамашачылар фестивальнең брендмейкеры – дизайнер Олег Кугушев һәм аның командасының яңа коллекцияләрен күрә алачак. Шулай ук чакырылган дизайнерларның эксклюзив күрсәтүләре узачак (мәсәлән, этник мода инфлюенсерлары Нодира Абдурахманова һәм Диләрә Прохорова).

Эшлекле программа кысаларында II Бөтенроссия креатив индустрияләр форумы узачак һәм «Библионефть» креатив киңлеге рәсми рәвештә ачылачак.

II Бөтенроссия «Аулак» заманча театр фестивалендә кунаклар театрны башка яктан күрәчәк», - дип вәгъдә итә оештыручылар.

Киләсе көнне «Азатлык» урам мәдәнияте фестивалендә хедлайнер буларак Антоха МС чыгыш ясаячак.

Джаз фестивалендә төрек башкаручысы Эйлюль Эргюль, рэп-башкаручы МОТ һәм Россиянең халык артисты Дмитрий Маликов чыгышлары көтелә.

  • «Каракүз» фестивале «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән оештырыла. Программа белән фестивальнең социаль челтәрләре яки сайтында танышырга мөмкин.

 

Ссылка на первоисточник
наверх