На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Машина йөртүчеләргә кар көртләре барлыкка килгән юлда йөрү кагыйдәләрен искәрттеләр

Алдагы тәүлектә Татарстан юлларында кар боткасы һәм кар көртләре барлыкка килүе көтелә. Шул сәбәпле Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә автомобильләрен яхшылап әзерләргә һәм юлларда уяу булырга чакырды.

«Машина йөртүчеләр катлаулы метеорологик шартларда максималь рөхсәт ителгән тизлекне түгел, ә юлдагы вазгыятьне исәпкә алып, иминлекне тәэмин итә торган тизлекне сайларга тиеш.

Куркыныч маневрлардан сакланырга, каршы як полосага чыкмаска кирәк», - дип искәртте Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Артур Газизов.

Элегрәк Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, күз күреме начарайган шартларда машинада хәрәкәт иткәндә, каршы як полосага чыгу белән бәйле куркыныч маневрлар ясамаска кирәк. Хәрәкәт тизлеге конкрет һава торышы һәм юл шартларына җавап бирергә тиеш.

Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга иминлек каешын эләктерү зарур. Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел машинаның арткы утыргычындагы махсус креслода йөртергә киңәш итә.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Юлда штаттан тыш хәлләр барлыкка килгән очракта түбәндәге телефон буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8(843)533 39 00.

Ссылка на первоисточник
наверх