Түбән Камада пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) һөҗүме куркынычы турында IP-домофония аша мәгълүмат бирүнең алдынгы системасын керттеләр. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Хәзер шәһәрдә гадәттән тыш хәл режимын активлаштырганда подъезд ишекләре үзәкләштерелгән рәвештә ачылачак, ә халык домофон IP-панельләреннән махсус тавыш хәбәрен ишетәчәк.
Система күпфатирлы йортларның берсендә «Таттелеком»ның IP-домофоннарында тестлаштыруны уңышлы узган. Түбән Кама — Татарстанда мондый программаны башлап җибәргән бишенче шәһәр.
Бездә IP-домофоннар белән җиһазландырылган 420 күпфатирлы йорт бар. БПЛА һөҗүме куркынычы турында мәгълүмат бирү системасы «Компьюсервис-НК», «Бастион-Прикамье» һәм «СТМ» компанияләре җайланмаларында да эшли.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии