На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Камил Нәҗмиев Тукай районы башкарма комитеты башлыгы вазифасын башкаручы итеп билгеләнде

Камил Нәҗмиев Татарстанның Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Муниципаль берәмлек советының чираттан тыш сессиясендә әлеге карар бертавыштан кабул ителде, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Депутатларга аны Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте.

Ул Фаил Камаев отставкага киткәннән соң район хакимияте башлыгы вазифасының буш булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә кайбер процедураларны үтәгәннән соң Нәҗмиев районны җитәкли башлар дип көтелә.

«Шактый вакыт узды. Район озак вакыт җитәкчесез кала алмый», - дип искәртте чыгыш ясаучы.

Сәфәров сүзләренчә, район Татарстанның үсеш ноктасы санала, шуңа күрә аның яңа җитәкчесе турында карар –мөһим мәсьәлә.

Искәртеп узабыз, Камил Нәҗмиев Минзәлә районы башлыгы урынбасары, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарган, 2021 елдан Түбән Камада «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы директоры урынбасары вазифасын биләгән. 2022 елның 15 сентябрендә - Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, шул ук елның октябрендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән. Тукай районы башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнче ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе җитәкчесе булган.

Ссылка на первоисточник
наверх