На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

«Тарихта без эзлебез» фестивале финалына алты гаилә узды

Бу атнада Татарстанда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрәләр фестиваленең зона этаплары тәмамланды. Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә финал чарасы узды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Фестиваль өч этапта – муниципаль, зона һәм республика этапларында уза.

Быел муниципаль этапка гаризаларның рекордлы саны кабул ителде – 299. Чагыштыру өчен: узган елда 186 гариза иде. Зона этабында муниципаль этапта җиңгән 41 гаилә катнашты», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Зона фестивальләре Казанда, Сарман, Әгерҗе, Чистай, Мамадыш һәм Кайбыч районнарында узды. Аларның һәрберсендә финалистлар билгеләнде. Әлеге финалистлар республика этабында катнашачак. Финалда сәхнәгә барлыгы 6 гаилә чыгачак. Чараны уздыру урыны һәм вакыты әлегә билгеле түгел, диделәр матбугат хезмәтендә.

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» фестивале нәсел традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә җепләрен һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга, Татарстанның һәм үз гаиләңнең тарихына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Ссылка на первоисточник
наверх