Әлмәттә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге парк барлык теләүчеләрне «Иң яхшы сыерчык оясы-2025» конкурсында катнашырга чакыра. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Катнашу өчен 21 мартка кадәр онлайн-гариза тутырырга һәм әзер сыерчык оясын Радищев ур., 22 адресы буенча илтергә кирәк.
Конкурсның финалы 22 мартта паркның үзәк мәйданында узачак.
Җиңүчеләрне һәм иң креатив эшләрнең авторларын кыйммәтле бүләкләр көтә.
Свежие комментарии