«ТАИФ» АҖ директорлар советының бүгенге планнан тыш утырышында генераль директор сайланды, дип хәбәр итте «Татар-информ» журналисты чарадан. Директорлар советы әгъзалары Тимур Шиһабетдиновны «ТАИФ» АҖ генераль директоры итеп сайлады.
«Тимурның юлы яхшы: биредә дә (ТАИФта – Т-и иск.), зур СИБУР компаниясендә дә эшләде.
Фикерләр бик яхшы, Тимур. Мин шәхсән сине ышанычлы, нык, амбициоз, перспективалы кеше буларак шактый яхшы беләм. Безнең тарафтан әлеге кандидатура шулай ук тулысынча хуплау тапты дип ышандырам», - диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.Утырышта шулай ук ТАИФ төркеменең 2024 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенең көтелгән нәтиҗәләре һәм 2025 елга төп бурычлар каралды. Аерым алганда, төркем компанияләре бюджет системасына 6,7 миллиард сум салым һәм түләүләр күчергән, агымдагы елга план – 9,1 миллиард сум.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, компания нефть эшкәртү сәнәгатендә үтә күренмәле нефть продуктларының 95 процент дәрәҗәсендә чыгуына иреште, гәрчә хәтта 80 процент та нефть эшкәртү заводы өчен яхшы нәтиҗә санала. Ул тирәнтен эшкәртү комплексын булдыру буенча уникаль проектны катлаулы дип атады, әмма компания аны әзерлек хәленә китерде. «Әлеге проект башка нефть эшкәртүчеләрдә дә зур кызыксыну уятыр дип уйлыйм», - дигән ышаныч белдерде ул.
Ул шулай ук утырыш узган «А» классындагы бизнес-үзәк бинасын да билгеләп үтте. «Бу – дөнья дәрәҗәсендәге объект. Без бик күп офислар күрдек, әмма сез эшләгәне – бик күркәм. Ул шәһәребезнең бизәге булып тора – урнашкан урыны да, биредә гамәлгә ашырылган технологик карарлар да», - диде ТР Рәисе.
Моннан тыш, ул Казансу буенда Россиядә иң зурлардан берсе булган «Елмай» балалар паркын төзүдә катнашкан өчен ТАИФка рәхмәт белдерде. «Бу – республикабыз һәм башкалабыз горурлыгы», - дип искәртте Миңнеханов.
«Тулаем алганда шуны әйтәсем килә: чикләүләр белән бәйле барлык кыенлыкларга да карамастан, төркем белгечләре планнарны гамәлгә ашырырга, билгеләнгән бурычларны хәл итәргә сәләтле. Үзебезнең тарафтан бүген билгеләнгән барлык юнәлешләрне дә тулысынча хуплаячакбыз. Сезгә, сезнең командага һәм акционерларга рәхмәт әйтәсем килә», - диде Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, компания алдында бик тә амбициоз бурычлар тора һәм республика җитәкчелеге аларны хуплый.
«Без барыбыз да бер көймәдә. Сезнең иминлек – республика иминлеге, безнең иминлек – шулай ук сезнең иминлек ул. ТАИФка - яхшы, ә республикага - начар, яки киресенчә була алмый», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.
Свежие комментарии