На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстанда республика Дәүләт Советына сайлаулар буенча пикет компаниясе үткәрәләр

Татарстанда 70 палатка урнаштырдылар. Шуларның уналтысы – Казанда, җидесе – Чаллыда, өчесе – Түбән Камада, икесе – Әлмәттә һәм тагын икесе Яшел Үзәндә куелган.

Агитаторларның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә «Минем депутат» проекты эше турында хәбәрдар булган кешеләр саны артканнан-арта, әлеге проект һәм сайлаучыга сораулар һәм тәкъдимнәр белән депутатка мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә «Бердәм Россия»нең матбугат хезмәте.

Татарстанлыларга шулай ук ТР Дәүләт Советына сайлаулар һәм «Бердәм Россия» партиясеннән күрсәтелгән кандидатлар турында сөйлиләр. Акция быелның 6 сентябренә кадәр узачак.

Казанда, аерым алганда, Академик Парин урамындагы скверда пикет үткәрделәр.

«Барлык сынауларга да карамастан, «Бердәм Россия» гражданнарның ышанычын аклый һәм барлык партия проектларын да планлы рәвештә гамәлгә ашыра. Ишегаллары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары яңара, юллар, Мәдәният йортлары, медицина учреждениеләре төзелә. «Бердәм Россия» - кешеләр ышана һәм аңа үз проблемаларын хәл итү өчен мөрәҗәгать итә торган реаль һәм нәтиҗәле көч», - дип мөрәҗәгать итте гражданнарга Казан шәһәр Думасы депутаты Илдар Низаметдинов.

Спикер шулай ук татарстанлыларны сайлауга килергә һәм Татарстанның чәчәк атуына ярдәм итүче кандидатлар өчен тавыш бирергә чакырды.

2024 елның 8 сентябрендә VII чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлау, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау узачак.

50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк – бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Сайлауларда катнашу өчен 427 кеше үз кандидатураларын тәкъдим итте: 179 — республика бердәм округы буенча, 248 — бермандатлы округларда.

Татарстан парламентына депутатлар сайлауда барлыгы алты сәяси партия катнаша. Биш партия («Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия — патриотлар — дөреслек өчен», ЛДПР һәм «Яңа кешеләр») бердәм округ буенча да, бермандатлы округларда да кандидатлар тәкъдим итте. Тагын бер партия, «Гражданнар инициативасы», берничә бермандатлы округта үз кандидатларын күрсәтте. Моннан тыш, бермандатлы округларда үзләрен тәкъдим итү тәртибендә 12 кеше бар. Хәзерге вакытта кандидатларны теркәү процессы бара.

Видео: «Бердәм Россия» матбугат хезмәте

Ссылка на первоисточник
наверх