Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә Кырымның Россиягә кушылуының 11 еллыгы уңаеннан чаралар үткәрүне тәэмин итәргә кушты. Ул 18 мартта билгеләп үтеләчәк. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безнең ил өчен бу бик мөһим вакыйга, тарихи гаделлекне торгызу.
Бу унбер ел эчендә Кырымда совет чорыннан соңга караганда күпкә күбрәк эшләнде», - дип уртаклашты Татарстан Рәисе.«Шәһәр һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итәм: Кырымның Россиягә кушылу көне кысаларында акцияләр һәм чаралар үткәрүне тәэмин итәргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Свежие комментарии